Без- Олы Бакырчылар!

                     Нинди дисәң, шундый инде

                     Без –Олы Бакырчылар:

                     Юаш күренгән малайдан

                    Мәйданда батыр чыгар,

                   Үзләре сирәк дәшсә дә,

                   Сүзләре тапкыр чыгар!

                 “Мин-мин” дия башласалар,

                  Мәгънәсе такыр чыгар...

 

                     Шуңа күрә мактанмыйбыз

                     Без –Олы Бакырчылар:

                    Эш терәлсә дә сер бирмәс

                    Игенчеләр-кырчылар,

                   Үз дигәненә ирешер,

                   Кыенлыкларга чыдар-

                   Бакырдан көмеш чыкмас дип,

                  Тынып калмас җырчылар!

 

                     Алтын куллы, көмеш телле

                     Авылда гармунчылар,

                     Туган яктан аерылгач

                     Һәммәбез дә моңчылар.

                    Читтә алтын таптым дисәң,

                    Чынында бакыр чыга,

                    Туган туфракның алтыны,

                    Ул-Олы Бакырчыда!

 

                                                    Март,1997

Яңа мәктәп нигезенә

Бәпкә үлән үскән матур җирдә

Әсгать  хәзрәт Коръән укыды,

Белем йорты, синең нигезеңә

Какшамаслык иман утырды.

 

Теләк, фатихалар дога булды,

Изге җомга көнне, саф таңда-

Милләт рухын, туган тел кодрәтен

Насыйп булсын иде сакларга.

 

Шәҗәрәнең башы – мәдрәсәдән,

Йөз илле ел мәктәп тарихың,

Яңа гасырларның кояшына

Бик күп, бик күп булыр карыйсың.

 

Киләчәкнең дәртле балаларын

Авылымнан ел да дәшәрсең,

Бәхетле бул, мәктәп, мин ышанам,

Кыйблабызга карап яшәрсең!

                                 Бакырчы, 2000

Бакырчы балаларына

Бик кадерле була, изге була

Һәр кешенең туган нигезе,

Туган мәктәбең дә рухи йортың—

Туган нигезеңнең игезе.

 

Яңа мәктәп сезне, яңа буын,

Алып чыгар яңа гасырга—

Могҗизалы тылсым мәгарәсе

Хыялларны чынга ашыра.

 

Яңа булып кал син, гел искермә,

Терәге бул туган телемнең,

Иманлылар монда канатлансын,

Нигезе нык булсын белемнең.

 

Сөенешеп чыңлый кыңгыраулар

Сагындырып көткән җыр булып.

Туган ягым минем күтәрелә

Яңа мәктәпләргә нур тулып!